На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Аксубайда футбол манежы төзелә

Аксубайда футбол манежы төзелә. Ел ахырына районда тагын бер спорт объекты файдалануга тапшырылачак. Каркас-тент белән капланган ябык футбол манежы спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Эшләрнең заказчысы «ТР Главстрой» дәүләт бюджет оешмасы, объект 121 миллион сумнан артыкка төшәчәк.

Футбол манежын Аксубай бистәсенең Мәктәп урамында төзиләр. Эшләрнең подрядчысы – «Универсал» ҖЧҖ.

– Эш төрләрен башкару буенча без срокларга сыешабыз. Бүгенге көндә административ көнкүреш бинасының ташлары салынган, бетон эшләре башкарылган, металл конструкцияләр, колонналар монтажлана, манеж цоколе куела, – дип шәрехләде подрядчыдан эшләрне башкару өчен җаваплы Ирек Хәйруллин.

Проект административ бина, 20х40 метрлы футбол кыры белән футбол манежын төзүне күздә тота, спортчылар өчен барлык уңайлыклар тудырылачак – чишенү, душ бүлмәләре, бәдрәфләр булдырылачак, җиһазлар һәм инвентарь сатып алыначак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх