На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Берничә төр авыру өчен хәрби хезмәткә яраклылык категориясе үзгәрергә мөмкин

Россия Саклану министрлыгы хәрби исәпкә алынучы һәм контракт нигезендә хәрби хезмәткә баручыларга авыруларның бер өлеше өчен яраклылык категорияләрен үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта РФ Хөкүмәте карары проектында әйтелә. Документ норматив хокукый актлар проектлары рәсми порталында урнаштырылган.

Сифилис (беренчел, икенчел һәм преципитация микрореакциясенең негативациясе акрынайтылган яшерен формадагы) белән авыручы хәрби бурычлылар өчен категорияне «чикләүләр белән яраклы»дан «әһәмиятсез чикләүләр белән яраклы»га үзгәртергә тәкъдим итәләр.

Шулай ук соңгы формалы һәм тумыштан булган сифилислы хәрбиләрне хезмәткә яраксыз дип танучы пунктны бетерү тәкъдим ителә.

Саклану министрлыгы шизофрения, невротик тайпылышлары, гипертония, баш сөягендә имгәнүдән яки операциядән соңгы дефектлары булган хәрбиләр өчен категорияләрне үзгәртергә тәкъдим итте. Үзгәрешләрнең күпчелеге контрактчы хәрбиләргә генә кагылачак.

Ссылка на первоисточник
наверх