19 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләделәр. Төп бүләк - Lada Granta машинасының ачкычлары 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Маловка бирелде.
«Бәллүр каләм» бәйгесе лауератларын билгеләү тантанасы Татарстан матбугаты көнне оештырылды. Тантана узучы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында «массакүләм мәгълүмат чаралары урамы» оештырылган иде, анда республиканың иң эре журналлары һәм газеталары үзләренең казанышларын күрсәтте.
Шулай ук бина эчендә дә төрле күргәзмәләр урнаштырылган иде, аеруча кызыклы булганнарының берсе ул – журналистикадагы остазлык турында күргәзмә. Әлеге күргәзмәнең әһәмиятен ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да билгеләп узды, һәм үзенең остазы булган Резида Макуева турында сөйләү өчен мәйданчык тудырган «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Быел конкурска барлыгы 144 гариза һәм 1,5 меңнән артык эш килгән. Һәр номинациядә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата премия алды, ә Гран-при иясе Lada Granta автомобиленә ия булды.
Илшат Әминов: «Без Татарстанда эшләүче журналистлар булуыбыз белән бәхетле»
Бүләкләү тантанасы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовның котлау сүзләреннән башланып китте.
«Җиңүнең 80 еллыгы елында безнең бу бәйрәмне үзенчәлекле итәсебез килә иде. Быел республикада бик күп вакыйгалар узды һәм тагын көтелә әле. Безнең сезнең белән очрашасыбыз, тәэсирләребез һәм энергиябез белән уртаклашасыбыз килде. Татарстан матбугаты көне белән!» - дип котлады журналистларны Айдар Сәлимгәрәев.
Илшат Әминов үзенең чыгышында чараның яңа Галиәсгар Камал театры бинасында узуының мөһимлеген һәм моның яңа үрләргә омтылу символы булуын ассызыклады.
«Без бүген бу матур залда җыелдык, чөнки бүген безнең бәйрәм. Һәм ул бу залда үткәрелергә тиеш, чөнки без үзгәрәбез, дөньялар, заллар, театрлар үзгәрә, һәм без барыбыз да киләчәккә омтылып яшибез. Без Татарстанда эшләүче журналистлар булуыбыз белән бәхетле», – дип белдерде ул.
Алар бергәләп «Журналистикага тугрылык өчен» дигән беренче номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләк 3 кешегә бирелде, алар арасында безнең арадан күптән түгел генә киткән ТНВның яңалыклар хезмәте продюсеры 50 яшьлек Радик Фәрхуллин да бар иде. Бәллүр каләмне аның энесе чыгып алды. Журналистны хөрмәтләү йөзеннән залдагы барлык кешеләр урыннарыннан тордылар һәм озак кына кул чаптылар.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе: «Без республикабызны барлык мәгълүмат фронтларында алга этәреп, зур эш башкарабыз»
Журналистларны бәйрәм белән котлау өчен бик күп танылган һәм мәртәбәле кунаклар килгән иде. Мәсәлән, «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә бүләкне ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова тапшырды.
«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйсым килә. Без бергә БРИКС саммитын, KazanForum һәм тагын бик күп төрле вакыйгаларда эшләдек. Сездән башка алар турында беркем дә белмәс иде. Без республикабызны барлык мәгълүмат фронтларында алга этәреп, зур эш башкарабыз», - диде искәртте ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җиткерде. Ул «Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын иң яхшы яктырту» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
«Фәнни-технологик үсеш бик җитди юнәлешкә әйләнде. Мин Татарстанның барлык журналистларын чын күңелдән котлыйм. Минем сезнең барыгызны да ничек яратуымны һәм хөрмәт итүемне сез беләсез», – дип билгеләде ул.
Гран-при иясе – 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов
Чараның иң төп өлеше ул – Lada Granta машинасының ачкычларының иясе булган гран-прины игълан итү. Әлеге җаваплы эшне Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин башкарды.
«Бәллүр каләм» бәйгесе инде 28нче тапкыр уздырыла, һәм ул үзенең актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмый, Татарстан Республикасында журналистларның һөнәри осталыгын үстерүгә этәргеч булып тора. Нәкъ менә сезнең сүзгә колак салалар, сезгә ышаналар, сезнең аркылы без халыкка республикадагы социаль әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерәбез. Һәм сез һәрвакыт үзегезнең профессиональлегегезне исбатлыйсыз. Җиңүнең 80 еллыгы елында республика һәм бөтен илебез героик үткәнебез өчен горурлык хисе кичерә. Бүген без иң яхшыларны һәм лаеклыларны бүләклибез. Конкурс журналистика исән чакта яшәячәк», - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларгы.
Шулай ук Песошин Татарстанның заманча журналистикасының төп бурычларының берсе итеп яңа кадрлар җәлеп итү калуын атады.
«Яңа кадрлар җәлеп итү медиа тармакның мөһим бурычы булып кала. Журналистика үзгәрә, яңа буын һөнәргә кызыксынып килә», – дип ассызыклады ул.
Шуннан соң ул җиңүченең исемен әйтте. Быел әлеге бүләккә журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, журналистлар берлеге әгъзасы Александр Малов лаек булды. Аңа 98 яшь. Бүләкне Алексей Песошин, сәхнәдән төшеп, ветеран кулына тапшырды.
Александр Малов фронтка 1943 елда китә, ул вакытта аңа 17 яшь була. Танкистлыкка укый, Бөек Ватан сугышы елларында 6 хәрби операциядә катнашкан. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, озак еллар сугыш ветераннары комитетында матбугат сәркатибе булып эшли, 15 китап чыгара.
«Минем героик-фаҗигале буын үз эшен эшләде һәм халык, дәүләт алдындагы бурычын үтәде. Ул халкыбызның алдагы өч буынына тыныч тормыш тәэмин итте. Кызганыч, дүртенче буын яңадан корал алырга тиеш. Ходай аларга моны лаеклы итеп башкарырга язсын», – диде ул.
Җиңүчеләр исемлеге
- «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәре Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгән Фәрхуллин Радик Нурислам улы (үлеменнән соң);
- «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә «Лениногорские вести» газетасыннан Гәрәева Ильмира Әхсән кызы, «Республика Татарстан» газетасыннан Баһаветдинов Флер Нуретдин улы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Җәләева (Комарова) Эльмира Рәшит кызы;
- «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Яшел Үзән» газетасы редакциясе;
- «Мультимедияле редакция» номинациясендә «Болгар радиосы» редакциясе һәм «KazanFirst.ru» порталы;
- «Популяр блогер» номинациясендә Шакирова Фагыйлә Рәшит кызы һәм Сабиров Радик Рәшит улы;
- «Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Оренбург өлкәсендәге хәбәрчеләр пункты хәбәрчесе Әпсәләмова Фирүзә Хәсән кызы;
- «Ел телеоператоры» номинациясендә «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә эшләүче Вильданов Сергей Таһир улы;
- «Ел фоторепортеры» номинациясендә «ТАСС» мәгълүмат агентлыгыннан Алеев Егор Александрович;
- «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе;
- «Ел медиаперсонасы» номинациясендә «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Удачина Гүзәл Любис кызы;
- «Россия Федерациясендә Гаилә елын иң яхшы яктырту» номинациясендә «Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе;
- «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Нижнекамск-информ» мәгълүмат үзәге;
- «Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын иң яхшы яктырту» номинациясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Гыйбадуллина Ания Рәшит кызы һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җиңү яуладылар.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Рәхмәте хаты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Владимир Васильевка һәм «Татар-информ»ның реклама бүлеге хезмәткәре Динә Хәлимовага да тапшырылды.
«Бәллүр каләм – 2025» иясе Фәгыйлә Шакирова: «Бу – тир түгеп хезмәт куйган нәтиҗәм»
Блогер, журналист, «Бәллүр каләм – 2025» бәйгесенең «популяр блогер» номинациясендә җиңү яулаган Фәгыйлә Шакирова «Татар-информ»га фикерләре белән уртаклашты.
Аллаһы Тәгалә миңа шундый бүләк ясады: мин быел «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңдем. Бу минем генә түгел, бик күп сандагы тыңлаучыларым, язылучыларымның да җиңүе. Канәгатьлек хисләре кичерәм. «Лаеклы җиңүең», – дип яныма килеп әйтүчеләр булды. 2020 елда бу конкурста махсус номинациягә лаек булган идем, ләкин аның акчалата бүләге булмады. Биш ел дәвамында блогерлык эшен дәвам иттем. Шуннан соң бәйгегә «популяр блогер» номинациясе өстәлгәч, мин үземне башка блогерлар белән сынап карарга булдым. Хәзер исә мине күпләр таный, белә. Бу – тир түгеп хезмәт куйган нәтиҗәм», – дип сөйләде блогер.
Ул блогерлык хезмәтен җиңел түгел дип бәяләде. «Якшәмбе иртүк торып Болгар шәһәренә – «Болгар җыены»на бардым. Төнлә кайттым, йокламадым: телефонымны тотып монтаж ясадым. Төшергән һәм монтажланган видеоязмаларны социаль челтәрләргә куеп, халыкның шәрехләүләрен, статистиканы күргәннән соң гына канәгать калам», – диде Фәгыйлә Шакирова.
«Хәзер инде «ВКонтакте», «Rutube» кебек видеохостингларда каналлар, төркемнәр алып барам. «ВКонтакте»да гына да биш төркем алып барам. Алай гына түгел, башка мәйданчыкларда да эшемне дәвам итәм. Татар блогерларына җиңел түгел, чөнки алда әйтеп үткән социаль челтәрләрдә халыкны туплау рус телле блогерларга караганда 10-20 тапкырга авыррак, бик күп көч сорый. Халыкны җәлеп итәр өчен нинди постлар куярга, нинди геройлар күрсәтергә? Шул турыда алдан уйлап эшлибез», – диде блогер.
Фәгыйлә Шакирова тукталып калырга җыенмавын әйтте. «Татар журналистларыннан миннән соң кем килер, эшемне кем дәвам итәр? Хәзерге вакытта шәкертләрем бар. Кая барсам да, алар минем белән бер дулкында: «Синнән өйрәнәсебез килә», – диләр. Шулай, болай эшләгез, дип тә әйтмим. Бергәләп интервьюлар алабыз, репортажларга барабыз. Яшьләр минем эшләү алымнарымны үзләштереп, уңышларга ирешәләр. Көнләшү хисе бөтенләй юк», – дип аңлатты ул.
Ул блогер булырга теләүчеләргә киңәшен дә бирде. «Тукталып калмагыз. Реклама гына ясыйм дип, үз юлыгыздан тайпылмагыз. Без, блогер-журналистлар, халыкка хезмәт итәбез. Бездән соң сокланып карарлык видеоязмалар калырга тиеш. Яшьләрнең миңа тартылуын да бик уңай күренеш итеп күрәм. Пенсиягә чыккач та, яшь блогерлар белән бергә эшләрбез дип өметләнәм», – диде Фәгыйлә Шакирова.
«Татмедиа» җитәкчеләренә – Айдар Сәлимгәрәевка, Шамил Садыйковка рәхмәтлемен. Алар Матбугат көнен халыкка журналистлар бәйрәме буларак халыкка кайтара алды. Алар икесе дә журналист булып эшләгән шәхесләр һәм алар белән бер тандемда эшли», – диде блогер.
Свежие комментарии