На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Миңнеханов һәм Emaar Properties башлыгы хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Emaar Properties инвестиция компаниясе нигез салучысы һәм идарәче директоры Мөхәммәд Али Алаббар белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәд Али Алаббар Казанга «Казаныш – төрлелек бердәмлеге» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашу өчен килде.

Әңгәмә Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды (ул кунакта шактый көчле тәэсир калдырды). Сөйләшүдә шулай ук ТР башкаласы мэры Илсур Метшин да катнашты.

Emaar Properties – 1997 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән инвестиция компаниясе. Штаб-фатиры Дубайда урнашкан. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – Фарсы култыгы илләрендә, күбесенчә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай һәм Абу-Даби кебек шәһәрләрендә төзелеш проектларын инвестицияләү. Компания гарәп дөньясындагы иң зур девелопер булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгына «Казаныш» форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия-Әмирлекләр хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша. «Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге партнерлар белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән Ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашабыз», – дип санап үтте ул.

Алга таба сөйләшү барышында яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх