Казанның Вишневский урамындагы «Ярдәм янәшә» фондының гуманитар ярдәм кабул итү пунктыннан гуманитар йөк төялгән соңгы «Газель» кузгалып китә. Ул Татарстанның гомуми гуманитар колоннасына кушылачак. 40 тонна авырлыгындагы йөк Курск өлкәсенә юл тотачак.

Фото: «Татар-информ», Кирилл Гумиров
«Безнең фонд 40 тонна гуманитар йөк җыйды, шуның 1,5 тоннасы биредә, Казанның Вишневский урамында тупланды.
Алга таба йөк гуманитар ярдәм җыя торган гомуми ноктага китәчәк, анда аны фураларга төйиләр. Ул ике көннән Курскига барып җитәр дип көтелә», - дип хәбәр итте «Ярдәм янәшә. Помощь рядом» республика хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбарәкшина.Волонтерлар билгеләп үткәнчә, шундый зур күләмдәге гуманитар ярдәмне нибары бер атна эчендә җыйганнар. Анда бозылмый торган азык-төлек, ярмалар, кием-салым һәм башкалар кергән. Гуманитар ярдәмнең бер өлеше Курскида яшәүчеләрнең сораулары һәм ихтыяҗлары нигезендә гражданнар күчергән акчага сатып алынган.
Свежие комментарии