На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

ТАСС: Россия һәм Һиндстан – унисон булып яңгырап торырга тиеш

Россия белән Һиндстанны аерым эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Бу илләрнең бердәмлегендә ышаныч, үзара аңлашу тарихы һәм медиа төп рольне уйный, дип саный ТАССның комплекслы проектлары идарәсе җитәкчесе Тамара Байрамукова. Бу турыда ул «Тime: Россия – Һиндстан» форумы кысаларында булган медиасессиядә белдерде.

«Стратегик яктан партнёрлыкка ярдәм итү мөһим. Мәгълүмат каналын төзү безнең өчен бик тә әһәмиятле. Россия һәм Һиндстан – унисон булып яңгырап торырга тиеш», – дип ассызыклады Тамара Байрамукова һәм яңа технологияләр, ясалма фәһем кулланып, шул ук вакытта хезмәттәшлекнең яңа перспективаларын ачып һәм фейклар һәм ялган мәгълүмат белән көрәш алып барып, мәгълүматны алга этәрү мөһимлеген белдерде.

Халыкара бизнес-форумның әлеге панель сессиясендә Times of India, Asian News International (ANI), Press Trust of India (PTI), The Print, Mathrubhumi Group, Sadhna News, Indian Express кебек Һиндстанның дәрәҗәле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

  • Катнашучылар БРИКС илләренең мәдәни күптөрлелегенә аерым игътибар бирделәр. Халыкларның традицияләре, телләре һәм кыйммәтләре турында фикер алыштылар. Шулай ук төрле җәмгыятьләрне берләштерә алырлык уртак ориентирлар эзләделәр. Моннан тыш, Халыкара мәгълүмат алмашу мәсьәләләре һәм перспективалары, аның илләр арасында ышанычны ныгыту һәм үзара аңлашуны тирәнәйтү потенциалы каралды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх