Мәктәп укучыларының ата-аналары бүген Казанда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырды, ул аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе.
«Ата-аналарның Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе быел тугызынчы мәртәбә узды.
«Бионика» 188 нче күп профильле лицейда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Ак Барс»ның элекке һөҗүмчесе Данис Зарипов, Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева һәм башка танылган шәхесләр база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырды.
Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИ алдыннан психологик киеренкелекне киметергә, имтихан процедурасы белән таныштырырга ярдәм итәчәк, дип аңлатты Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
«Укучылар 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр математика укый, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ләкин фәнне белү бер нәрсә, ә имтихан уздыру пунктына килү һәм имтиханны уңышлы тапшыру өчен психологик киртәне җиңү икенче. Акция ата-аналарга балаларга БДИ тапшырганда нинди биремнәрне үтәргә туры киләчәген, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтүгә юнәлдерелгән», - дип сөйләде Һадиуллин.
«Әгәр имтиханга әзерләнсәң, БДИда бернинди куркыныч та юк», дип ышандырды ул.
Казан мәктәпләрен быел 6 мең 11 сыйныф укучысы, 15 мең укучы 9сыйныфларны тәмамлаячак, дип өстәде Ризванов. «Имтихан тапшырыла торган иң популяр фәннәрдән профильле математика, җәмгыять белеме, информатика кала. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип ышанабыз», – диде ул.
Зарипов математикадан БДИга әзерләнмәвен, әмма лицейның акциядә катнашу тәкъдимен бик теләп кабул итүен әйтте. «Мәктәптә математикадан яхшы билгеләр белән мактана алмыйм, чөнки һәрвакыт хоккей турында уйладым. Һәм бүген, шулкадәр еллардан соң практикасыз, белемне сынау җиңел булмады», - диде ул.
Акция кысаларында ата-аналар имтихан алды контролен узды, бланкларны тутырды, дәүләт имтиханында контроль процедурасы белән танышты. Алар шулай ук Имтихан пунктларында эпидемиологик иминлек чараларының ничек үтәлүен, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен белде.
Бүгенге көндә акциядә Азнакай, Әтнә, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарыннан 500дән артык ата-ана катнашты. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары тәкъдим ителде. Алар «А» һәм «Б» биремнәр блокларыннан тора һәм бер сәгатькә исәпләнгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен математикадан Бердәм дәүләт имтиханы өч сәгать дәвам итә.
Свежие комментарии