Татарстанның Түбән Кама районы Мәктәп волейбол лигасында катнашу буенча иң начарлардан санала. Бу спорт инфраструктурасы югары дәрәҗәдә булган муниципалитет өчен һич кенә дә ярамый торган күрсәткеч. Бу хакта республика Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә оешманың башлыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Чаллыда бу юнәлеш уңай бәяләнә, анда волейбол актив үсә. Түбән Кама – күрше шәһәр, спорт корылмалары саны ягыннан бер дә ким түгел. Әмма анда эшләп бетермибез. Чираттагы утырышны шунда уздырырбыз, дип уйлыйм. Барысы да кешеләрдән һәм аларның мөнәсәбәтеннән тора», - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Мөхәммәтшин мисал итеп Чаллы шәһәрен китерде. Биредә волейболны үстерү белән актив шөгыльләнәләр, бу юнәлештәге барлык мәсьәләләр мэр Наил Мәһдиевнең шәхси контролендә.
Свежие комментарии