Түбән Кама администрациясенең якынча 60 хезмәткәре өмәгә чыкты. Чара катнашучылары агачларның корыган-авыру ботакларын кисте, чүпләрне һәм коры үләнне җыеп алдылар. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Өмә үткәрү урынын очраклы гына сайламаганнар. Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, киләчәктә Көнкүреш йорты инновацияләр, үсеш һәм эшлекле активлык үзәге булачак.
«Түбән Кама – чиста, яшел һәм яшәү өчен уңайлы шәһәр. Бүген без әлеге шәһәр белән идарә итәбез, шуңа күрә барлык эшләрдә дә пионер булырга тиешбез. Администрация көче белән, үрнәк күрсәтеп, без әлеге эшне башладык. Ике ай эчендә шәһәрнең бөтен территориясен мөмкин кадәр күбрәк колачларга һәм аны тәртипкә китерергә тырышачакбыз», – диде ул.
1 апрельдән Түбән Камада санитар-экологик икеайлык башланды. Бу вакыт эчендә хезмәт коллективлары, шәһәр кешеләре һәм коммуналь хезмәтләр урамнарны һәм ишегалларын тәртипкә китерәчәк. 26 апрельдә илнең барлык төбәкләрендә дә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия җыештыру өмәсе уза.
Свежие комментарии