На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Миңнеханов Бохара өлкәсе хакиме белән уртак сәнәгать паркын үстерү турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга сәфәрендә Бохара өлкәсе хакиме Ботир Зарипов белән «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» уртак махсус сәнәгать паркын үстерү юллары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аерым алганда, сүз проектны гамәлгә ашыру динамикасы турында барды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аңа ил Президенты һәм Премьер-министры шәхси игътибар бирә.

«Безнең сәүдә-инвестицион хезмәттәшлекнең аерым юнәлеше – сәнәгать парклары булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру. «Химград» компаниясе катнашында «Чирчик» химик-индустриаль технопаркы, «Джизак» технопаркы эшли башлады инде», – дип искәртте Татарстан Рәисе. Һәм ассызыклаганча, хәзер Бохара һәм Навои проектларына да шундый ук аерым игътибар бирелә.

Алар инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Миңнеханов инвестор нәкъ менә шушы мәйданчыкны сайласын өчен тулы бер экосистема булдыру кирәклеген искәртте. Аерым алганда, предприятиеләр өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өчен торак төзергә, уку үзәкләре булдырырга кирәк, дип санап китте ул.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе Үзбәкстанга нинди импорт килүен өйрәнергә һәм инвесторларны нәкъ шул юнәлешләр буенча җәлеп итү буенча максатчан эшләргә тәкъдим итте.

Бохара өлкәсе хакиме Рөстәм Миңнехановка проектка шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең һәр килүегез безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бөтен команда инвесторларны җәлеп итү өчен тыгыз эшли. Без сезнең бүгенге тәкъдимнәрегезне исәпкә алып бизнес-план төзиячәкбез», – дип ышандырды Ботир Зарипов.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе Татарстан белән хезмәттәшлектә төзелә торган «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларын карап чыкты.

Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

Ссылка на первоисточник
наверх