Бүген Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүче татарлар «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядә яшәп, гомер итүче Кече Кайбыч кызы Кадрия Әхтәриева-Сойтекин хәбәр итте.
«Диктант авыр түгел иде. Диктант текстын үзем укыдым. Беренчедән, күрешеп аралашуга бер форсат - кешенең чит илдә иртәме-соңмы, туып үскән культуралы кешеләр белән бер аралашып алу теләге туа.
Икенчедән, әлбәттә, туган телебезне искә төшерү өчен мотивация ясый: татар теленең, төрки телләрдән булуына карамастан, үзенә хас үзенчәлекләре бар», - дип сөйләде ул агентлык хәбәрчесенә.Милләттәшләр матур тыныч кафеда очрашкан. «Сигез кеше идек, бишесе язды. Казанда туып үскән хәзерге вакытта Трабзонның Карадениз университетында укыган студент кызларыбыз да бар иде. Диктант язып бетергәч, кош теле һәм кабак бәлеше белән тәмләп чәй эчтек. Бик күңелле булды», - диде Кадрия Әхтәриева-Сойтекин.
Свежие комментарии