29 майда Татарстан Республикасының Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Свердловск өлкәсенең татар яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда «Яшен» Свердловск төбәк татар яшьләр иҗтимагый оешмасы, В.Ф.Яковлев исемендәге Урал дәүләт юридик университеты федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең татар-башкорт якташлыгы, Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесенең татарлар һәм башкортлар берләшмәсе активистлары катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының потенциалы тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.ТР Даими вәкиле очрашуда катнашучыларны Татарстанда яшьләр өчен уздырылачак чаралар белән таныштырды һәм аларда актив катнашырга өндәде.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы уздырачак чаралар:
- ел саен үткәрелә торган «Безнең заман» XII республика ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивале (марттан сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә, сентябрьдән ноябрьгә кадәр зона турлары, финаллар һәм гала-концерт уза);
- «УРАМ» урам культуралары фестивале, 30 август;
- Сombonation халыкара брейкинг һәм урам сәнгате турниры, август;
- REFCTOR FEST бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале, август;
- Бөтенроссия иминлек волонтерлары форумы, август.
Бөтендөнья татар конгрессы үткәрәчәк чаралар:
- «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале (әлегә төгәл даталар билгеләнмәгән, якынча августның соңгы 10 көнендә);
- «Милләт җыены» форумы, 26-28 август.
Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү, мондый очрашуларны даими рәвештә уздыру турында килеште. Очрашу азагында татар яшьләре активистларына Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең мактау грамоталары тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии