На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казан хакимияте кар яву чорына әзерлек турында: «Кыш нинди булачагын алдан әйтеп булмый»

Казанда 1 меңгә якын урам җыештыручы җитми.

Татарстан башкаласында кышка әзерлек төгәлләнеп килә – барлык бюджет учреждениеләрендә һәм күпфатирлы йортларда җылылык бирелде. Әмма Казан хакимияте кар күп яву ихтималы турында борчыла. Шәһәрне кар басмасын өчен кадрлар һәм ресурслар кытлыгын ничек хәл итәчәкләр – «Татар-информ» материалында.

«Барлык күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җылылык белән тәэмин ителде»

Бүгенге көндә төп мәсьәлә – кышка әзерлек. Төп бурычларның берсе – торак фондының әзерлеген тәэмин итү. Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров эшлекле дүшәмбене шундый сүзләр белән башлап җибәрде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинның сүзләренә караганда, Казанда 22 сентябрьдә социаль өлкә учреждениеләренә вакытыннан алда җылылык бирелде, ә 29 сентябрьдә җылылык белән барлык шәһәр халкы тәэмин ителде.

«Бүгенге көндә барлык күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җылылык белән тәэмин ителде. Шәһәр территориясендәге бюджет учреждениеләренә шулай ук җылылык бирелде», - дип белдерде Гыйниятуллин.

Искәндәр Гыйниятуллин: «Бүгенгә шәһәр халкыннан җылылык бирү турындагы көндәлек мөрәҗәгатьләр бөтенләй килми башлады, дияргә була»

Фото: kzn.ru

Ул билгеләп үткәнчә, быел гражданнардан җылылык кушу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Узган елда 20 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән булса, быел – якынча 14 мең. Мөрәҗәгатьләрнең иң күп саны сентябрь азагына һәм октябрь башына – кинәт суытып җибәргән вакытка туры килгән.

«Бүгенгә шәһәр халкыннан җылылык бирү турындагы көндәлек мөрәҗәгатьләр бөтенләй килми башлады дияргә була», - дип өстәде башкарма комитет башлыгы урынбасары.

«Кар ява башлау белән урам җыештыручылар саны 20 процентка кими»

Киңәшмәнең төп темасы кар яву чорына әзерлеккә багышланды. Гыйниятуллин сүзләренчә, Казанда урам җыештыручылар җитми. Бүгенге көндә шәһәрнең зур идарәче компанияләре штатында 4,2 мең йортка 1,4 мең урам җыештыручы исәпләнә. Алар 15,3 миллион квадрат метр чамасы мәйданны җыештыра.

«Булган техниканы исәпкә алганда, әлеге мәйданны 2,2 меңгә якын кеше җыештырырга тиеш. 800 җыештыручы җитми. Кар ява башлау белән, йөкләнеш арту сәбәпле, урам җыештыручылар саны тагын 20 процентка кими», - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Узган елгы кыш күрсәткәнчә, шәһәрдә явым-төшем уртача күләмдә яуган очракта ишегалларын җыештыру өчен җитәрлек ресурслар бар, әмма кар күп яуган очракта подряд оешмалары карны җыештырып бетерә алмый

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Зур идарәче компанияләрнең ишегалларын җыештыру өчен кулланыла торган 230 техникасы бар. Моннан тыш, 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 350 тонна химик реагент әзерләнгән.

«Узган елгы кыш күрсәткәнчә, шәһәрдә явым-төшем уртача күләмдә яуган очракта ишегалларын җыештыру өчен җитәрлек ресурслар бар, әмма кар күп яуган очракта подряд оешмалары карны җыештырып бетерә алмый», - дип билгеләде Гыйниятуллин.

Аның сүзләренчә, идарәче компанияләргә тиз арада көчле кар яву вакытында өстәмә техника бирү турында килешүләр имзалауны төгәлләргә кирәк. Моннан тыш, барлык идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең кар җыю өчен кулланыла торган җиһазлар резервы булырга тиеш. Әлеге җиһазларне кирәк чакта йортларда яшәүчеләр сорап ала алачак.

«Халык белән диалог җайга салынган урыннарда кешеләр ярдәм итәргә әзер»

Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары халык белән диалогны җайга салу мәсьәләсенә аерым игътибар итте.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык белән диалог җайга салынган урыннарда кешеләр аномаль кар яву вакытында ярдәм итәргә һәм ишегалларына чыгарга әзер», - дип билгеләде ул.

Кар явып узганнан соң беренче чиратта юллар һәм ишегалларына керү урыннары чистартылырга, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен контейнерлар янына керү мөмкинлеге тәэмин ителергә һәм йорт буендагы җәяүлеләр юллары чистартылырга тиеш

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Гыйниятуллин искәрткәнчә, кар явып узганнан соң беренче чиратта юллар һәм ишегалларына керү урыннары чистартылырга, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен контейнерлар янына керү мөмкинлеге тәэмин ителергә һәм йорт буендагы җәяүлеләр юллары чистартылырга тиеш.

«Йорт яны территориясе кар яуганнан соң 6 сәгать дәвамында чистартылырга, тротуарлардан һәм өй алды баскычларыннан кар тулысынча җыештырылырга, түбәдә яткан кар катламы 30 сантиметрдан зуррак калынлыкта булган очракта чистартылырга тиеш. Идарәче компания дәрәҗәсендә хәл ителми торган проблемалар килеп чыккан очракта, халык кайнар линия буенча район администрацияләренә, «Ачык Казан» сервисына, «Минем Казан» чат-ботына мөрәҗәгать итә ала, – диде Гыйниятуллин.

«Безне быел нинди кыш көтүен берәү дә төгәл әйтә алмый»

Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, аномаль шартларда, ишегалларын кар баскан очракта, аларны чистарту өчен кичекмәстән өстәмә ресурслар җәлеп итү турында карар кабул итәргә туры киләчәк.

«Өстәмә техника җәлеп итәбез, транспорт оешмалары белән алдан ук килешүләр төзибез. Техника беренче чиратта беренче категориядәге юлларны чистарту өчен җибәрелә. Быел нинди кыш көтүен берәү дә төгәл фаразлый алмый, шуңа күрә аномалияләргә әзер булырга һәм өстәмә килешүләр турында алдан ук кайгыртырга кирәк», - дип белдерде Гафаров.

Аномаль шартларда, ишегалларын кар баскан очракта, аларны чистарту өчен кичекмәстән өстәмә ресурслар җәлеп итү турында карар кабул итәргә туры киләчәк

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Узган елда башкарма комитет белгечләре җыелышлар үткәрде, кешеләргә кар күп булган очракларда ярдәм күрсәтергә һәм тарифка кар чыгаруны кертергә кирәклеген аңлатты, дип искәртте ул.

«Кешеләр кайчан һәм кемнән ярдәм көтәргә, кайчан машиналарны алып куярга кирәклеген аңларга тиеш. Халык белән диалог җайга салынган җирдә катлаулы мәсьәләләр җиңел хәл ителә», - дип ассызыклады башкарма комитет башлыгы.

Кешеләр иртән чистартылган юллардан эшкә бара алсын өчен, урам җыештыручыларга иртәнге 8:00 сәгатькә кадәр күпкә иртәрәк эшли башларга кирәк, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте Гафаров. Ул шулай ук идарәче компанияләрнең һәр подъезд төбендә көрәк куеп калдыра торган тәҗрибәсе турында искәртте – әлеге чара кешеләргә кирәк чакта машина урынын чистартырга мөмкинлек бирә.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх