На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм концерты була

19 октябрьдә 17:00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Концертта танылган пианист, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ринат Шакиров, популяр җырчылар, Мариин театры солисты, Зур театрдан чакырылган солист, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов, шулай ук халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Динар Байтемиров һәм башкалар катнаша.

Программага «Акчарлак» һәм «Шатлык» татар фольклор ансамбльләре чыгышлары да керә. Алып баручы – Азалия Газизова.

Концерт А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Мәдәният сарае Колонналы залында (Мойка елгасы яр буе, 48 йорт, керү Казан урамы, 3А йорт ягыннан) узачак.

Концерт бушлай.

Фото: © https://tatspb.tatarstan.ru/

 

Ссылка на первоисточник
наверх