На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан ярдәме белән Лисичанскида яңа йортларга су керттеләр

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды.

Рубежноеда делегация мәктәптә һәм хастаханәнең азык-төлек блогындагы эшләрнең барышын тикшерде. Лисичанскида капиталь ремонт берничә күп фатирлы йортта, мәктәптә, шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә бара.

Социаль объектларны һәм торак йортларны җылылык белән тәэмин итә торган котельняда эшнең ничек баруын аерым карадылар.

Лисичанскида зыян күргән челтәрләр һәм аларның нык тузуы аркасында су белән тәэмин итүнең җитди проблемалары бар. Шәһәрдә үзәк районнарга су бирә торган яңа насос станциясе төзелгән инде. Әмма даими өзеклекләр аркасында Татарстаннан авария бригадалары даими рәвештә ремонт эшләре алып бара. Челтәрләрне ремонтлаудан тыш, шәһәрдә су китерү дә оештырылган.

«Шәһәрдә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүнең схематик планын өйрәндек, аның буенча безнең авариячеләр Водоканал вәкилләре белән яңа йортларга су кертәләр, челтәрләрне ремонтлыйлар, су агып ятуны бетерәләр. Су килә, әмма оператив хезмәт күрсәтүдән башка система йөкләнешкә чыдый алмый», - диде Алексей Песошин.

Лисичанск балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе узган ел торгызылган. Визит вакытында элек ремонтланган учреждениеләрне алга таба җиһазландыруга басым ясалды.

Шулай ук Рубежноеда 2нче мәктәптә ремонт барышы да тикшерелде. Бинаны 1 сентябрьгә тулысынча торгызу планлаштырыла.

Моннан тыш хастаханә шәһәрчегендә азык-төлек блогында капиталь ремонт башланды, Татарстан төзүчеләре бинаның подвалын ныгыту эшенә кереште.

 

Ссылка на первоисточник
наверх