Музыка уен коралларын ясаучы, Биектау районы Коркачык авылыннан Җәмил Вилданов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үзе эшләгән уен коралларын тәкъдим итә.
«Кунаклар арасыннан да кызыксынучылар бар. Визит карточкаларын алалар, бәяләр белән кызыксыналар.
Әлбәттә, очсыз түгел. «KazanForum»да өченче тапкыр катнашам. Берьюлы Төркиядән килгән бер эшкуар берничә уен коралын сатып алып китте. Аларда да сазлар бар. Нигездә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентларына ясыйбыз. Музейларга да ясарга туры килә. Алар эксклюзив – бер-бер данәләп эшләнгән музыка уен кораллары», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.Ул әлеге музыка уен коралларын гаилә остаханәсендә эшләнгәнлеген әйтте. «Думбра, гөслә, кыл-кубыз һ.б. борынгы уен коралларын торгызабыз. Моның өчен музейларга мөрәҗәгать итәбез, сызымнар табабыз. Мәсәлән, кыл-кубыз ислам дине кергәнче Болгар җирлегендә булган. Уен коралларын татар милли бизәкләре белән бизәп ясыйбыз, чөнки үзем рәссам», – диде Җәмил Вилданов.
«Улым Фәнил Вилданов тамак төбе белән җырлый башлагач, Монголиядә кулланыла торган уен коралы ясап бирдем. Шуннан соң думбра, кыл-кубыз белән кызыксына башладым. Бу эш белән инде бишенче ел шөгыльләнәм. Улым музыка уен коралларына кыллар куя, көйли. Агач өчен бизәү эшләрен мин башкарам. Төрле агачлар – имән, каен, өрәңге, нарат, Африка, Австралиядән кайткан агачлардан ясыйбыз. Кылларны Монголиядән заказ белән кайтартабыз.
Ат, кәҗә тиреләрен дә кулланабыз», – дип таныштырды оста.
Свежие комментарии