На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Данис Шакиров Сочида Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочида. Биредә ул Завокзальный микрорайоны Мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Завокзальный мемориаль комплексы – 1941 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сочилыларга һәйкәл.

Ул Сочи шәһәренең Үзәк районында, Завокзальный микрорайонында урнашкан. Биредә һәлак булган солдатларның исемнәре язылган истәлек такталарын күрергә була.

2025 елның 23 февралендә мемориал территориясендә МХО Геройлары аллеясы ачылды. Биредә Россия Федерациясе Герое Алмаз Сафин хөрмәтенә истәлек тактасы бар. Алмаз Миңнегали улы ЛНР да РФ Хәрби-Һава Көчләренең 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясе полкы составында махсус хәрби операциядә катнашкан. Ул, чын батырлык күрсәтеп, сугыш кырында һәлак була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх