На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов: Россия һәм мөселман илләре арасындагы хезмәттәшлек темплары үсә

Бүгенге көндә Россия һәм Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр планлы рәвештә үсә. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Бүген Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлек үсеше темплары сизелерлек тиз бара, Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Азия, Африка партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

Менә күп еллар дәвамында Татарстан Россиянең мөселман дәүләтләре белән планлы эшләвенең яхшы үрнәге булып тора», – дип белдерде Миңнеханов.

Казан 2022 елда ислам дөньясының Яшьләр башкаласы дип танылды, ә киләсе елда аның Мәдәни башкаласы булачак. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38 процентка артты һәм якынча 8 млрд доллар тәшкил итте, дип өстәде Татарстан Рәисе.

Ул KazanForum форумының бу хезмәттәшлекне үстерүдәге ролен аерым билгеләп үтте.

«KazanForum бөтен дөньядан дусларны җыя, яңа элемтәләр өчен яхшы шартлар тудыра, хезмәттәшлекнең конкрет проектларына ишекләр ача. Быелгы форумның эшлекле программасы бай һәм төрле. Иң актуаль темалар буенча 140тан артык конференция уздырыла», - диде Миңнеханов.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Ссылка на первоисточник
наверх