
Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов сәнгать әһелләренең милли тематикага игътибары кими башлавына һәм эксперименталь формалар белән артык мавыгуларга борчылуын белдерде.
«Иҗади тирәлектәге бер тенденция борчый – сәнгать әһелләренең милли тематикага игътибары кими башлавы. Бу күп милләтле халыкларның тукучылык, зәркәнчелек кебек традицион сәнгатенә, классикларның әсәрләренә игътибар җитмәүдә дә чагыла», – диде ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ясаган чыгышында.
«Иҗат иреге һәм яңа агым лозунглары астында эксперименталь формаларны нигезсез һәм чамасыз куллану милли мәдәнияткә зур зыян сала, милли тарих бозыла. Беркемнең дә шиге калырга тиеш түгел - кешелекнең алдынгы техник һәм технологик үсеше нигезендә рухи-мәдәни кыйммәтләр ята. Шуңа да бу мәсьәләләрнең вакытында чишелеше өстенлекле әһәмияткә ия», – дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
- Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.
Свежие комментарии