На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...

Патриарх Кирилл Чаллыда төзеләчәк яңа соборның нигез ташын изгеләндерде

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Чаллыда төзеләчәк Воскресение кафедраль соборының нигез ташын изгеләндерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.

Бу Патриархның автошәһәргә беренче тапкыр килүе. Аның белән бергә шәһәргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде.

Вакыйгага бәйле рәвештә яңа храм барлыкка киләчәк участок янындагы юллар ябылды.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

Патриарх Кирилл килү Чаллы халкы арасында ажиотаж уятты. Кешеләр тантана узачак урынга Патриарх килгәнче үк җыелды. Йөзләгән дин тотучы тарихи вакыйганың шаһиты булды.

Храм биш гөмбәзле булыр, дип планлаштырыла, әмма аның проекты әле расланмаган. Ул 700 кешегә исәпләнгән булырга тиеш. Собор элеккеге парковка урынында төзеләчәк.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

Нигез ташын изгеләндергәннән соң Патриарх Кирилл «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге полигонында булачак.

Шәһәрдә «Җәмигъ» мәчете төзелә, әмма зур православие храмы әлегә кадәр юк иде. Воскресение соборы төп чиркәү бәйрәмнәрендә христианнар өчен төп дини үзәк булачак, дип планлаштырыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх