
Мәскәү дәүләт лингвистик университетында «Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә дипломатия мәдәнияте» саммитының II халыкара моделе старт алды. Бу хакта телеграм-каналда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин мөрәҗәгать итте.
Ул студентларга Татарстанның ислам илләре белән хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсе, төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм республика территориясендә халыкара чаралар уздыру турында сөйләде.
Фәннур Гарифуллин Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.
Саммит моделе эше ислам илләре белән хезмәттәшлек өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән, бу дипломатик һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии