Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Иннополис шәһәренең юбилее уңаеннан котлау юллады.
Котлауда Россиянең динамик яктан үсүче һәм перспективалы шәһәрләреннән берсе буларак Иннополисның әһәмияте искәртелә:
«Сезне Россиянең иң яшь һәм амбициоз шәһәрләреннән берсе – Иннополисның юбилее белән тәбрик итәм!
Стратегик күзаллау һәм бергәләп зур эш башкару нәтиҗәсендә Иннополис талантларны, алдынгы технологияләрне һәм югары интеллектуаль капиталны җәлеп итүнең куәтле үзәгенә әверелде», - дип белдерде Чернышенко.Ул шәһәр мохитенең уникальлеген һәм илнең цифрлы икътисады үсешендә Иннополисның ролен билгеләп үтте:
«Бүген ул гади шәһәр генә түгел, ә уңайлы шәһәр мохитен, белем бирүнең югары сыйфатын, алдынгы ИТ-инфраструктура һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартларны берләштергән уникаль инновацион экосистема да».
Дмитрий Чернышенко проектның чишмә башында торучыларга һәм аны үстерүне дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Яңа казанышлар, югары нәтиҗәләр һәм чәчәк атуыгызны телим!» - дип сүзен тәмамлады Чернышенко.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии