На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Дмитрий Медведев атом-төш коралын куллану турында: Теләсә нинди түземлекнең ахыры була

Россия Украинадагы конфликт барышында атом-төш коралын кулланмый, гәрчә аның моның өчен формаль нигезләре булса да, әмма «теләсә нинди түземлекнең ахыры була». Бу хакта үзенең Telegram-каналында РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдерде.

Россиянең элеккеге Президенты фикеренчә, Көнбатыш илләре җитәкчелеге Россия ягының атом-төш коралын куллану мөмкинлеге турындагы белдерүләрен «сүз интервенцияләре» дип саный, чөнки вакыйгаларның мондый барышы вакытында ул күп нәрсәне югалтачак.

Медведев атом-төш конфликтын «нәтиҗәсе гаять авыр булган бик начар тарих» дип атап, моның белән өлешчә килеште. Аның сүзләренчә, «нәкъ менә шуңа күрә атом-төш коралын (стратегик булмаган яки бигрәк тә стратегик) куллану турындагы карар әлегә кадәр кабул ителмәгән».

Шуның белән бергә, сәясәтче фикеренчә, атом-төш коралын куллану өчен аны куллануның ватан доктринасында каралган формаль алшартлар бар инде (мәсәлән, Курск өлкәсендәге вазгыять).

« Россия түземлек күрсәтә. Аермачык бит, атом-төш җавабы - кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр белән гадәттән тыш катлаулы карар. Әмма теләсә нинди түземлекнең ахыры бар», — диде Иминлек Советы Рәисе урынбасары һәм аңа хас булган эксперессив манерада Киевка карата атом-төш коралы куллану белән янады, дип яза «Татар-информ».

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх