РСФСРның атказанган артисты Светлана Светличная 84 яшендә вафат булган. Бу хакта язучы Сусанна Альперина телеграм-каналында хәбәр итте.
«Светлана Светличная арабыздан китте. Бу хакта миңа Слава Шмыров (кино белгече Вячеслав Шмыров – «Т-и» иск.) язды. СССРның беренче гүзәле. «Мин гаепле түгел! Ул үзе килде!
» гыйбарәсе аны гомере буе озата барды», - дип язган Сусанна Альперина.Үлем сәбәбе хәбәр ителми.
Актриса Светлана Светличная тамашачыларга «Бриллиантовая рука», «Семнадцать мгновений весны», «Место встречи изменить нельзя», «Богиня: Как я полюбила» һ.б. фильмнардагы рольләре аша танылды.
Свежие комментарии