На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Аз керемле гаиләләргә түләүләрне бала балигъ булганчы озайтырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов аз керемле гаиләләргә балаларга бердәм пособие түләү вакытын 18 яшькә кадәр озайту инициативасы белән чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документка аңлатма язуында «бердәм пособиенең гамәлдә булу өлкәсен киңәйтергә һәм аны бала 18 яшькә җиткәнче керемнәре аз булган гаиләләргә түләргә кирәк, дип саныйбыз, дип күрсәтелгән.

Гамәлдәге законнар буенча, мондый түләүләр бала 17 яшькә җиткәч туктатыла.

«2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатыннарга бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие кертелде. 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие – ул бер кешегә уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы», – дип төгәлләштерелә аңлатма язуында.

Инициатива мохтаҗ гаиләләргә ярдәмне көчәйтүгә һәм балигъ булганчы социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Юстиция министрлыгында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында фикер алыштылар. Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы әгъзалары күп балалы гаиләләрдә 6 яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проектын хуплады. Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Ссылка на первоисточник
наверх