14-17 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисади форумы көннәрендә Татарстан башкаласында «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар футбол турниры узачак. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән командалар катнашачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Хәзерге вакытка Кубокта катнашу өчен Оман, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россия, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан командалары гариза юллаган.
Оманның My School командасы өчен Казан турниры беренче халыкара ярыш булачак, ә Үзбәкстанның «Локомотив» командасы узган елда «Турнирның иң яхшы голы» титулын алды.Матчлар «җидегә җиде» форматында (капкачы һәм алты уенчы) «Яшь гвардия» спорт лагере футбол кырларында, «Аккош күле» табигать саклау зонасында узачак. Турнирда катнашучыларның уртача яше 10-11 яшь.
«Оештыручыларның берсе буларак «Рубин» футбол клубы әлеге традицион турнирда төрле илләрдән килгән командаларны күрергә шат булачак. Чакыруны кабул иткән командаларга рәхмәт. Оешма буенча партнерларыбызга – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына аерым рәхмәт. Икенче турнир беренчесенә караганда да югарырак дәрәҗәдә узар, ә барлык катнашучылар онытылмаслык эмоцияләр һәм файдалы тәҗрибә алыр, дип ышанам», - дип билгеләп үтте «Рубин» футбол клубы генераль директоры Александр Айбатов.
Свежие комментарии