На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына эшлекле сәфәре барышында Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән округ җыелышы уздырды.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2026 елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.

Мондый округ очрашулары ел саен Россиянең барлык федераль округларында уза. Бу төбәкләр арасында тотрыклы багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Татар телен, мәдәниятен һәм дини традицияләрен саклау, яшьләр инициативаларын үстерү һәм урыннарда хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх