На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Флера Ганиева татар теле дәресләренең кимүе турында: Мәктәпләрне коткарып калыйк

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева татар теле һәм әдәбияты дәресләре кимү мәсьәләсен хөкүмәт дәрәҗәсендә куеп, хәл итә барып, мәктәпләрне коткарып калырга кирәк дип саный.

«Традицияләр югала бара, технологияләр керә бара.

Табигый. Менә боларны да үлчәү тәлинкәсендә югалтып бетермичә саклап калырга кирәк иде. Традицияләрне югалтырга үзебез дә рөхсәт бирдек. Шәп мәктәп директорлары бар: сәгатьләрне саклыйлар, яңа технологияләрне дә кертәләр», – диде галимә «Татар-информ» хәбәрчесе биргән әңгәмәсендә.

Ул мәктәпнең исеме югалуга шаккатуын әйтте. «Хәзер бит оешма, мәктәп түгел. Үзебездән генә торган югалтулар бик күп. Хәзер укытучыларга, бигрәк тә авылларда мөнәсәбәт ни дәрәҗәдә? Казаннан башланды: әти-әниләр үз кулларына алды – балага «2»ле куйсалар, авыр сүз әйтсәләр, укытучыны судка бирәләр. Ачулану турында сүз дә бармый. Укучылар укытучыга кул күтәрә! Әти-әниләр бу заманда шушы дәрәҗәдәге тәрбиясезлеккә юл куя», – дип саный Флера Ганиева.

«Барысы да өй тәрбиясеннән башлана. Авылда безнең әни завуч иде. «Мәймүнә Закировна шулай дип әйтә әле менә», – дип сөйләшә иделәр. Әти-әниләр кемнең белемле, тәрбияле икәнен белә иде. Ә хәзер юк, амбиция чире таралды. Ул – шулкадәр куркыныч чир. Дәреслекләр язган вакытта, амбицияләрне бик сиздек. Төзелгән стандартның бер хәрефен дә үзгәртергә ярамый. Төзелгән уку планында бер әсәрне бер класстан икенчесенә күчерергә ярамый. Мин шаккатам. Бөтен яхшы әдәби әсәрне дәреслеккә кертү мөмкин түгел. Иң яхшыларын гына сайлап анализлый, аңлый белергә өйрәтергә кирәк», – ди ул.

Узган ел Флера Ганиева урта мәктәп сыйныфларына (5-9 сыйныфлар) биш дәреслек язуда катнашкан. «Мәскәүдән кайткан стандарт буенча бер автор төзегән уку планы буенча дәреслекләр язу бурычын йөкләделәр. Интегә-интегә яраклашырга туры килде. Белем дә бирәсе килә, бәйләнешсез терминнар да бик күп керә. Стандартка хәзер терминнар килеп керде. Дәреслеккә кертергә таләп ителә. Мин инде, татар әдәбиятына хас сыйфат түгел бу, аның закончалыгы түгел, димен. Дөнья әдәбиятыннан алынган. Әмма кертергә мәҗбүрбез», – диде галимә.

«Дәреслекләр төзү менә нинди шартларга куелды! Бу – зарлану да түгел, мәгълүм хәлләрне санап чыгу. Чөнки мин шушы проблемалар, катлаулы мәсьәләләр арасында яшәдем. Шунысы куандыра: һәр дәреслекне язуда ике автор катнашты. Аның берсе – вуз укытучысы, икенчесе – мәктәп укытучысы. Мәктәп укытучысы методиканы, укучыларга ничек өйрәтергә кирәк икәнлеген әйбәт белә, вуз укытучысы теорияне белә. Мәктәп укучыларын, укытучыларын, дәреслек төзүчеләрне дә аңлыйм, чөнки үзем дә шул казанда кайныйм», – ди профессор.

Флера Ганиева технологияләрнең кызыктыргыч булуын, аларның тормышка аша баруын билгеләп үтте. «Гуманитарийлар калмады. Безнең заманда физиклар, химиклар әдәбият, сәнгатьне бездән яхшырак белә иде. Тәрбиядән күп нәрсә тора. Казан дәүләт университетын яки Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучылар: «Сез шундый тәрбия бирдегез!» – диләр. Белемне интернеттан да алып була, аны гомер буе җыясың. Ә тәрбияне әти-әни, укытучы бирә. Һәр чорда үрнәк кеше – укытучы иде», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх