На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Лаешта Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан элемтәчеләргә Дан аллеясы булдырылды

7 майда, Радио көнендә, Лаешта Бөек Ватан сугышы элемтәчеләре хөрмәтенә Дан аллеясына нигез салу акциясе узды. Ул Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Ветераннар, яшь армиячеләр, «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм шәһәр халкы белән бергә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та агач утыртты.

Беренче май урамында 45 яшь алмагач утыртылды. Һәрбер агач – элемтәчеләрнең батырлыгы өчен рәхмәт символы һәм яңа буын тарафыннан хөрмәт билгесе.

«Бүген икеләтә бәйрәм, - диде Айрат Хәйруллин. - Без элемтәче ветераннарны хөрмәтләп кенә калмыйбыз, Александр Поповның радио уйлап табуына 130 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Нәкъ менә радио сугыш елларында өмет авазына әверелә, фронтны һәм тылны бәйли. Бүген без сугыш еллары традицияләрен дәвам итүче элемтәчеләргә дә хөрмәт күрсәтәбез».

«Бүген Лаеш шәһәре һәм районы өчен мөһим вакыйга, – дип искәртте Илдус Зарипов. - Бу 45 алмагач гади агач кына түгел. Бу - сугыш елларында хезмәтләре чын мәгънәсендә батырлыкка тиң булган герой-элемтәчеләребезгә тере һәйкәл. Һәрбер агач - җиңүчеләр буынына рәхмәт символы».

Агач утыртканнан соң акциядә катнашучылар Дан аллеясына чәчәкләр салды. Чарага элемтә тармагы вәкилләре: Татарстан элемтә хезмәткәрләре һөнәри берлеге рәисе Рәисә Беседина, «Комплекс-52», «ИТ-парк», «ТР мәгълүмати технологияләр үзәге» компанияләре һ.б. оешмаларның хезмәткәрләре дә кушылды.

Акция ватанпәрвәрлек, әхлак һәм җаваплылыкка юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде.

«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Татарстанның Лаеш районы матбугат хезмәте фотолары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх