На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Казан кооператив институты вәкилләре Беларусьта Петр Гаврилов каберен зиярәт кылган

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Шәхесләр юлы» проекты булдырылды. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Брест крепостенә бару планга кертелде.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева тәкъдиме белән Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, хезмәт ветераны, сугыштан соңгы елда туган Һаҗәр ханым Бәширова белән Беларусь Республикасының Брест крепостендә булып кайтты.

«Сәфәргә чыгар алдыннан майор, Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның якташы Татарстанның Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов Питрәч районы Әлбәден авылыннан батыр яшәгән йорт нигезеннән җир алып килде. Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева Петр Гавриловның портретын ясап, тапшырды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Беларусьның Минск шәһәрендә тимер юл вокзалыннан «Чишмә» татар-башкорт Халыкара мәдәни мирас оешмасы җитәкчесе Эльвира Левшевич каршы алган.

«Белоруссиядә соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча сигез меңнән артык татар халкы яши. Республиканың милләтләр йортында Татар оешмасы бүлмәсе бар. Шунда татарлар белән күрештек. Дәрдемәнд турында сөйләдем, татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән таныштырдым. «Безнең кавем», Әлфирә Гайнуллинаның «Балан ачысы», Ирек Билаловның «Тукталышсыз гомер» китапларын тәкъдим иттем», - диде Флюра Абдуллина.

Хезмәт ветераны Һаҗәр Бәширова Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан бабасы Абуталха Хәйдәр улының батырлыгы турында сөйләгән. «Татарстанның Әлки районы турында сүз чыккач, очрашуда катнашкан Нәкыя ханым: «Әнием Миңнебикә Сөләйман кызы Әлки районы Бибай Чаллысы авылыннан», - диде.

Заманында авылда бабаларының йортлары янган, һәм гаиләләре белән Иваново өлкәсенә күченеп киткәннәр. Әтисе Галимҗан ага белән әнисе Нәкыя ханым шунда өйләнешкән», - диде ул.

Бу көнне татар оешмасы вәкилләре белән бергә Беларусь Республикасында узган Кырым Республикасы мәдәнияте көннәре дә оештырылган булган. «Минскидагы Җәмигь мәчетенә кереп догалар кылдык. Мәчеттә мөселман халыкларының милли киемнәреннән күргәзмә эшли башлаган иде. Биредәге җирле татарларның өс-киемнәрен күрдек», - ди Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

«Брест шәһәрендә безне Брест дәүләт техник университетының гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Светлана Грибова озатып йөрде. Светлана Грибова Белоруссиядәге татар халкы тарихын, аеруча Бөек Ватан сугышы чорын өйрәнә. Без Брест крепостенең Гарнизон зиратында җирләнгән майор, Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның каберенә зиярәт кылдык. Туган нигезенең җирен каберенә салдык», - диде Флюра Абдуллина.

Ул әлеге җирлектә Татарстан Республикасында туганнарга һәм яшәүчеләргә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Брест крепостен саклаучыларга һәм азат итүчеләргә» дип, рус һәм татар телендә язылган мемориаль таш куелганын әйтте. Шулай ук зиратта билгесез солдатларга һәйкәлләр урнаштырылган.

Безне «Брест крепосте-герой» мемориаль комплекс директоры Александр Коркотадзе кабул итте. Мемориаль комплекска Советлар Союзы герое Петр Гавриловның портретын бүләк иттек. Комплекс җитәкчелеге рәхмәтен җиткерде. Көнчыгыш форт җитәкчесе Инна Гавриленко экскурсия үткәрде. Петр Гаврилов һ.б. батырларның ничек көрәшкәннәрен сөйләде. Петр Гаврилов белән бәйле урыннарны, музейда сакланучы экспонатларны күрсәтте», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Ул быел Петр Гавриловның 125 еллыгын билгеләп үткәннәрен искәртте. «Көнчыгыш форт җитәкчесе Инна Гавриленко Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Брест крепостенең Сертификаты белән бергә туфрагын да тапшырды», - диде ул.

«Брест крепостендә Оборона музеенда да булырга насыйп булды. Сугыш чоры белән бәйле экспонатлар белән танышырга мөмкин. Рейхстаг белән бәйле Зур форматта экспонат урнаштырылган. «Капитан Маков җитәкчелегендәге батырлар төркеме беренчеләрдән булып рейхстагка Җиңү байракны элде», дип язылган. Безнең татар егете Гази Заһитов үзенең көрәштәшләре белән бергә төшкән фотосурәте урнаштырылган. Дөрес, биредә Кантария белән Егоровның да фотолары куелган», - диде Флюра Абдуллина.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх