На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 51 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергәннәр

Россия һава һөҗүменнән саклау системасы Украинаның 51 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Тамбов өлкәсе территориясендә – унсигез, Белгород өлкәсе территориясендә – уналты, Брянск, Липецк һәм Орел өлкәләре территориясендә – дүртешәр, Воронеж өлкәсе территориясендә – өч һәм Курск өлкәсе территориясендә бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

Шулай ук Азов диңгезе акваториясендә бер пилотсыз очкыч юк ителгән.

Тамбов өлкәсендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк, дип искәртте төбәк башлыгы Максим Егоров. Липецк өлкәсендә белгечләр бәреп төшерелгән пилотсыз очкычларның кыйпылчыкларын зарарсызландыра, дип белдерде төбәк башлыгы Игорь Артамонов. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Ссылка на первоисточник
наверх