На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казанның «Миргазиян» мәчетендә Мәүлид бәйрәме булды

21 сентябрьдә) Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туган ае хөрмәтенә Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарада төрле яшьтәге 150дән артык дин кардәшебез, шул исәптән балалар, күпләгән милләт вәкилләре катнашты, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Кунаклар арасында шулай ук галимнәр, имамнар, татар зыялылары, әдәбият белгечләре бар иде. Мәүлид ән-Нәби татар гореф-гадәтләрен саклап мәчетнең имамы Габдрәүф Зәбировның тырышлыгы белән үткәрелде. Ул мөселман кардәшләребезгә Рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре хакында нәсыйхәтләрен җиткерде.

Вәгазьдән соң катнашучылар иске татар телендә Сөләйман Чәләбиның «Вәсиләтүн-нәҗәт» («Котылу вәсиләсе, сәбәбе») касыйдәсен башкарды, гарәп телендә «Мәкъбүлә салаваты» әйтелде – аны элек барлык татар авылларында укыганнар, шулай ук фарсы телендә касыйдә әйтелде.

Мәүлид кысаларында мавыктыргыч викторина үткәрелде, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар, төрле товарлар сатып алу һәм хезмәтләрдән файдалану өчен сертификатлар тапшырылды.

Мәүлид кичәсенә килүчеләр татар халык ашларыннан – шулпадан һәм кабартмадан авыз итте, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх