На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Краснодар краенда туган тел укытучыларының төбәкара семинары узды

28 ноябрьдә Краснодар краенда Татарстан Республикасы делегациясе катнашында туган тел укытучыларының төбәкара семинары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда катнашучыларны край губернаторының җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Рәшит Рәфыйков, Краснодар крае Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Шопенкова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина сәламләде.

Бүгенге көндә крайның алты мәктәбендә төрле форматта татар теле өйрәтелә. Моның нәтиҗәсе дә бар. Елга авылы мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтендөнья олимпиадасында өч ел финалист булды.

Семинар барышында Татарстанның Зур Чынлы һәм Краснодар краеның Елга авылы мәктәпләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Елга авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Минера Ишмөхәммәтова һәм Римма Хөснетдинова «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Туган (татар) тел укытыла торган барлык алты мәктәпнең коллективларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ссылка на первоисточник
наверх