На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Татарстан халкын якындагы тәүлектә боз яву һәм көчле җил булу турында кисәттеләр

Татарстанда якындагы тәүлектә яшен, секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил, шулай ук урыны белән боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе республика халкына аерым торучы биек агачлар һәм биеклекләр янында торырга ярамавын искәртә.

Автомобильләрне агачлар һәм начар ныгытылган конструкцияләр янында куеп калдырырга ярамый.

Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием кияргә, ә машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга кирәк.

Судно йөртүчеләргә һава торышы фаразын исәпкә алырга, коткару жилетын кияргә, элемтә чаралары алырга һәм суга ялгызы гына чыкмаска киңәш ителә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх