25 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узачак. Фәнни чараны ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты оештыра. Бу хакта «Татар-информ»га Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.
Конференция күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңадан торгызу инициаторларының берсе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм интеллектуаль мирасын аңлауга юнәлдерелгән. Быел 19 июльдә Вәлиулла хәзрәтнең вафатына 13 ел тулды.
Конференциядә имамнар, республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашачак.
Конференция кысаларында «Таян Аллаһка» әдәби конкурсы җиңүчеләрен, шулай ук «Иман» нәшрияты җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү планлаштырыла.
Фәнни җыелыш Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы кысаларында узачак. Шулай ук быел Апанай мәчетенә нигез салынуга 255 ел, мәчет каршында эшләп килүче «Иман» нәшриятының 35 еллыгы билгеләп үтелә.
Мәгълүм булганча, Вәлиулла хәзрәт җитәкчелегендә «Иман» нәшрияты эшли, ул үз заманы өчен актуаль булган меңләгән тиражлы мөселман әдәбиятын һәм вакытлы матбугатны бастырып чыгара. Вәлиулла хәзрәт беренче мәртәбә барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшләде һәм шуның белән бергә республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин итте. Ул бер үк вакытта оста оештыручы да, педагог та, мәгариф системасы өчен уку әсбапларын нәшер итүче дә, киләчәкне алдан күреп уку процессын оештыручы да була.
XIV «Якупов укулары»на дини белем бирү оешмаларының студент-шәкертләре, Апанай мәчетенә йөрүчеләр чакырыла.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии