На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Әлмәттә 2025 елда ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды

Әлмәттә 2025 елда Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башланды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Әлмәт таңнары».

Һәркем үз ишегалдын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кертә алсын өчен ел саен ким дигәндә өч очрашу үткәрелә.

Беренче очрашуда төзекләндерүнең беренчел схемасы күрсәтелә, аны киләчәктә белгечләр, яшәүчеләр фикерен исәпкә алып, эшлиләр. Барлык очрашулар тәмамланганнан соң проектлаучылар төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерли башлаячак, алар апрельдә төзелеш эшләре башланырга өч көн кала тәкъдим ителәчәк.

Җыелышта кураторлар программа турында сөйли, ә халык үз идеяләре һәм теләкләре белән уртаклаша ала.

 

Ссылка на первоисточник
наверх