На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Айдар Метшин Казанны Ислам дөньясы өчен Россия «капкасы» дип атады

Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы Россиянең ислам илләре белән ныклы багланышлар урнаштыруда Татарстанның һәм аның халкының аерым ролен тагын бер кат раслый. Бу шулай ук илнең күп поляр дөнья төзү эшендә тырышлыкларын тану турында сөйли. РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикер белдерде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп тану турында хәбәр иткән иде.

«Казан, күп милләтле Татарстан башкаласы буларак, һичшиксез, безнең зур илебез мәдәниятләренең күптөрлелеген лаеклы рәвештә тәкъдим итә ала. Кунакларны кабул итү өчен төп мәйданчыкларның берсе Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы була, ул масштабы, милли колориты һәм инновацион булуы белән таң калдыра», – дип билгеләп үтте мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Айдар Метшин шулай ук Казанның мәдәни ислам башкаласы буларак танылуын узган ел БРИКС саммитында башланган процессларның эзлекле дәвамы буларак та карарга мөмкин, дип белдерде.

«Чыннан да, Татарстан башкаласы гарәп дөньясы, Африка илләре өчен Россиянең «капкасы»на әверелде. Монда республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның роле зур, ул РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Рөстәм Нургалиевичның халыкара багланышларда булуы чит ил сәяси һәм эшлекле даирәләренең Татарстанга карата кызыксынуын күрсәтә, ә Казанга мәдәни башкала статусы бирү безнең гореф-гадәтләребезгә һәм мәдәниятебезгә тирән кызыксыну һәм хөрмәт турында сөйли», - дип йогаклады парламентарий.

Ссылка на первоисточник
наверх