Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә алда торган Республика ифтарын уздыруда ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
XIII республика ифтары 19 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
Шул ук көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съезды да була.«Республиканың 1,5 меңнән артык мәчет имамы съезд делегатлары була. Татарстан мөселманнары тормышының актуаль мәсьәләләре каралачак, шулай ук мөфти һәм баш казый сайлаулары була. Республика ифтарында 13 мең татарстанлы һәм төбәк кунаклары катнашыр дип көтелә. Делегатларны һәм катнашучыларны транспорт белән китерүдә ярдәм күрсәтергә, аларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк», – дип йөкләде Татарстан Рәисе.
«Чара иң югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу Татарстан мөселман өммәте өчен төп вакыйга», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Свежие комментарии