На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә.

Очрашуда митрополит Миңнехановка Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриилны тәкъдим итте. Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл архимандрит Гавриил (Мельников) агымдагы елның 1 сентябрендә епископ дәрәҗәсенә күтәрә.

Элек архипастырь Задонск Раштуа-Богородица ирләр монастыренда яшәгән. Ул дин фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия һәм П.П.Семенов-Тян-Шанский исемендәге Липецк дәүләт педагогика университетында укыткан.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл епископ Гавриилның Чаллы епархиясенең идарә итүче архиерее итеп билгеләнүен игълан итте. Бу епархия 2024 елның 25 июлендә Рус Православие Чиркәвенең Изге Синод утырышында оештырыла. Яңа епархия Чаллы шәһәре чикләрендәге, шулай ук Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары православие мәхәлләләренүз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов епископ Гавриилга Татарстан җирендә уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәт итүен теләде.

Ссылка на первоисточник
наверх