Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко кабель тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Кабель тармагы энергетика, машина төзелеше, төзелеш, транспорт һәм элемтә үсешендә мөһим роль уйный. Инфраструктураның ышанычлылыгы һәм иминлеге сезнең предприятиеләрнең тотрыклы эшләвенә бәйле, димәк – миллионнарча кешеләрнең яшәү уңайлылыгы һәм сыйфаты.
Кабель тармагының барлык белгечләренә югары профессиональлек, җаваплылык һәм эшкә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә яңа казанышлар, тотрыклылык һәм чәчәк ату телим!» - ди Коробченко.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии