На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Асаев: Балаларга карап, татар теле бетә дип әйтергә була

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев татар теленең бүгенге торышы турында фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, балаларга карап, татар теле бетә дип әйтергә була, дип сөйләде ул «Интертат»ка.

"Телефоннар, мультфильмнар, уеннар аша безнең татар балалары русчага күчә инде.

Моны үземнән чыгып әйтәм, балаларым белән күрдем мондый хәлне. Аларга бит татарча эндәшсәң дә, рус телендә җавап кайтаралар",- диде ул.

Рөстәм Асаев сөйләгәнчә, аның оныгы (Башкортостанның атказанган артисткасы Гөлназ Асаеваның кызы) Динә татарча сөйләшми.

"Әнисе белән машинада барабыз, ул артта телефонын карап бара. Гөлназ кызым белән татарча сөйләшеп барганда, безгә: «А что вы на татарском разговариваете?» – ди. Менә шундый көнгә калдык инде."

  • Гөлназ Асаеваның әтисе: "Кызганыч, оныгым татарча сөйләшми"

 

Ссылка на первоисточник
наверх