На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Чаллы ипподромында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды

Чаллыда халык күңел ачулары сезонын традицион рәвештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй белән башлап җибәрделәр. Ипподромда иртәдән бирле музыка, көлешүләр һәм алкышлар яңгырады.

Катнашучыларны котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде. Алар авырлыклар турында түгел, ә рухи көч һәм тулы тормыш белән яшәү теләге турында сөйләде.

«Мин шуны аңладым: бу кешеләрнең чыннан да мөмкинлекләре чикләнмәгән. Алар үзләренең үрнәге белән илһамландыра. Бу актив, иҗади, спортчан, шат күңелле кешеләр. Без бирегә аларга тиңләшер өчен җыелдык», - диде Наил Мәһдиев.

Мэр иң актив һәм талантлы шәһәрлеләргә — көн саен ихтыяр көче сынауларга караганда көчлерәк булуны исбатлаучыларга бүләкләр тапшырды.

Рәсми өлештән соң күңелле ярышлар башланды. Мәйданда капчык киеп йөгерү, көянтә һәм чиләкләр белән эстафета, аркан һәм таяк тартышу, шахмат, шашка, кул көрәше ярышлары узды. Һәр катнашучы үзен зур бәйрәмнең бер өлеше итеп хис итте.

Иң җитез, тиз һәм көчле катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гер спортында абсолют чемпион исә Сабантуйның төп призы – тере тәкә белән бүләкләнде.

Күңел ачулар иртәгә дә дәвам итәчәк. Шәһәр халкын ипподромда һәм шәһәр мәйданында концертлар, ярминкәләр һәм ат чабышы көтә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады.

Фото: Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх