
Актаныш районының мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировка 100 яшь тулды.
Вазыйх Фатыйх улы 1926 елның 20 гыйнварында Татар Суыксуы авылында туа. 1943 елда фронтка алына. Казанда дүрт айлык хәрби әзерлектән соң аны Польшага җибәрәләр, анда ул Беренче Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә.
1944 елда фронтовик каты яраланганнан соң демобилизацияләнә. Вазыйх Фатыйхович җиңүне туган авылында каршы ала.
Сугыштан соңгы елларда ул колхозда хезмәт итә, бригадир һәм хисапчы булып эшли, тыныч тормышны торгызуга үз өлешен кертә.
Бүген ветеран Чаллыда яши, ә җәй айларын туган авылында үткәрә. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, ветеран янына Чаллыда килеп, Вазыйх Фатыйх улын бер гасырлык юбилее белән котлады.
«Аллага шөкер, ул чын фронтовик кебек нык һәм күтәренке күңелле. Район тормышы белән кызыксына, яңалыкларны күзәтеп бара. Бөек Җиңүнең алдагы юбилейларын бергәләп каршылау өчен Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим», - диде Ленар Зарипов.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии