На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Собянин Равил Әхмәтшинга хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рәхмәт хаты Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеш, шулай ук Мәскәүдә социаль әһәмияткә ия чаралар уздыруда актив катнашкан өчен тапшырылган.

Россия башкаласы мэры исеменнән Рәхмәт хатын Равил Әхмәтшинга Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков тапшырган.

Тантана Мәскәү Хөкүмәте каршындагы Милләтләр эшләре буенча совет һәм Россия башкаласы Хөкүмәте каршындагы Мәскәү төбәк Якташлык җәмгыятьләренең координацион советы утырышы кысаларында узган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх