На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Татарстанда балаларның һәм өлкәннәрнең инвалидлыкка китерә торган авырулары аталды

Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында авыру структурасы буенча яман шеш, ә балалар арасында психик авырулар беренче урында тора. Бу хакта бүген Казанда брифингта «Татарстан буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы» федераль казна учреждениесе җитәкчесенең эксперт эше буенча урынбасары Ольга Пузанова хәбәр итте.

«Декабрь башына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 44,3 мең кеше инвалид дип танылган. Аларның 39,5 меңе – 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, 4,8 меңе – балалар. Инвалидлыкның беренче төркеме 18 процентны, икенчесе 34 процентны һәм өченче төркеме 48 процентны алып тора», - дип хәбәр итте ул.

Өлкәннәр арасында элеккечә онкология авырулары аеруча киң таралган, икенче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, өченчедә – терәк-хәрәкәт системасы авырулары. Балалар арасында беренче урынга психик авырулар һәм үз-үзеңне тоту авырулары чыга, икенче урында – нерв системасы, ә өченчедә – тумыштан килгән аномалияләр.

Ссылка на первоисточник
наверх