На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Никах теркәгәннән соң алыштырыла торган документлар турында аңлаттылар

Никахны теркәгәннән соң ир яки хатынның фамилиясе үзгәрә, шуңа күрә документларны алмаштырырга кирәк була. Кайсы документларны мәҗбүри алмаштырырга кирәклеге турында «Татар-информ» яза.

Алыштыру вакыты никах турында таныклык биргән көннән исәпләнә башлый.

Кайсы документларны алмаштыру мәҗбүри:

– Россия паспорты – яңа документны никах турында таныклыкны алганнан соң, 90 көн эчендә ясатырга кирәк;

– СНИЛС – мәгълүматларны эш бирүче, Социаль фонд бүлекчәсе яки Күпфункцияле үзәк аша яңартып була.

Иминият таныклыгы номеры элеккечә кала;

– Хәрби билет – фамилия һәм гаилә хәле үзгәрү хакында никах турында таныклык алганнан соң 14 көн эчендә хәбәр итәргә кирәк;

– чит ил паспорты – аны фамилия үзгәргәннән соң 6 ай эчендә алыштырырга кирәк;

– машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык (СТС) – элекке документлар гамәлдән чыга. Иске права кулланып машина йөрткән өчен кисәтү белдерергә яки 500 сум штраф салынырга мөмкин;

– халыкара машина йөртү хокукы – кирәк булган очракта, Россия таныклыклары алмаштырылгач яңартыла;

– хезмәт кенәгәсе – кәгазь вариантка яңа фамилияне кертү өчен эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электрон версиягә үзгәрешләр автомат рәвештә кертелә;

– күчемсез милеккә документлар – әлеге процедура хуҗаның теләге буенча башкарыла.

ИНН һәм ОМСны алмаштырырга кирәкми.

Шулай ук, фамилиянең үзгәрүе хакында банкларга, идарәче компаниягә яки ТСЖга, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә, уку йортына һәм ОСАГО полисы биргән иминият компаниясенә дә хәбәр итәргә кирәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх