Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп truth Social социаль челтәрендәге сәхифәсендә, «потенциаль бөек көн» һәм «зур атна» башлануы турында белдереп, Украинадагы кораллы каршылыкны тәмамлау омтылышларына аңлатма бирде.
«Россия һәм Украина өчен потенциаль бөек көн! Коткарылачак йөзләрчә мең гомерләр турында уйлагыз, чөнки иге-чиге булмаган әлеге «канлы мунча» ахырына якынлашыр дип өметләнәбез.
Бу элеккегедән күпкә яхшырак һәм бөтенләй яңа ДӨНЬЯ булачак», - дип искәртте Америка лидеры.«Мин моңа инану өчен ике як белән дә эшләвемне дәвам итәчәкмен. АКШ, үз чиратында, сәүдәнең торгызылуына да игътибар юнәлтергә тели. ЗУР атна башлана!» - дип өстәде АКШ Президенты.
Элегрәк Украина Хөкүмәте 12 майдан 30 көнгә утны туктату турында игълан итәргә әзерлеген белдергән иде. Шуның белән бергә, Франция Президенты Эмманюэль Макрон, Германия канцлеры Фридрих Мерц, Бөекбритания һәм Польша Премьер-министрлары Кир Стармер һәм Дональд Туск Кушма Штатлар белән килештерелгән белдерүдә, әгәр Мәскәү Киев тәкъдименә риза булмаса, санкцияләрне катгыйландыру белән янады.
Шуннан соң Россия Президенты Владимир Путин Украинага, бернинди дә алдан шартлар куймыйча, әмма ул чагындагы консультацияләрнең арадаш нәтиҗәләренә нигезләнеп, 2022 елда өзелгән турыдан-туры сөйләшүләрне 15 майда Истанбулда яңадан башларга тәкъдим итте.
Дональд Трампның үз язмасында бу вакыйгаларның кайсысына игътибар иткәнлеге билгесез.
Свежие комментарии