Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Казанда БРИКС саммиты барышында кабул ителгән декларация комплекслы, концептуаль һәм киләчәккә юнәлгән уңай эчтәлекле булды. Бу хакта ул Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.
«Анда безнең барлык дәүләтләрнең дә халыкара хокук һәм БМО уставына нигезләнгән, демократик, инклюзив һәм күп поляр дөнья тәртибен төзү яклы булуы расланган, легитим булмаган санкцияләр куллану практикасына, традицион әхлакый кыйммәтләрне какшату омтылышларына каршы торуга гомуми тәвәкәллек теркәлгән.
Бу – мөһим»», - диде Путин.
Свежие комментарии