На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

КФУ метеорологы: Татарстанда озак көтелгән кар тиздән явачак

Татарстанда киләсе атна башында гына кар капламы барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан федераль университетының Экология, Биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде, дип хәбәр итә «НТР 24» телеканалы.

«Киләсе атна башына антициклон үзенең йогынтысын киметәчәк, һәм күптән көтелгән кар барыбер җир өслеген каплаячак», – дип аңлатты метеоролог.

Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, антициклон Татарстанда температура фонының бу чор өчен нормага якынаюына ярдәм итәчәк.

«Ноябрьнең уртача температурасы +0,2 градус булды, нормада -2,5 градус иде. Бу унъеллыкның иң җылы ноябре иде. Көзге өч айга нәтиҗә ясап, уртача температура +7,7 градус тәшкил иткәнлеге билгеле. Бу метеокүзәтүләр тарихында көзге чор өчен җылылык рекорды», - дип өстәде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх