На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Башкортстанда башкорт һәм татар телендәге әсәрләрне тәрҗемә итүчеләр бәйгесе башланды

1 августтан Башкортстан язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү буенча Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган «Ут күршеләр» әдәби-агарту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башланды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә тәрҗемәчеләр башкорт яки татар телендә язучы Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы яки башкорт әдәбияты классигының үзе тәрҗемә иткән әсәрен бастырып чыгару мөмкинлегенә ия булачак.

Укучылар исә башкорт язучыларының яңа китаплары белән рус теленә тәрҗемәдә таныша ала.

Проектның нәшрият фонды – 1 500 000 сум.

Тәрҗемәчеләргә түбәндәге номинацияләрдә эшләргә тәкъдим ителә:

  • «Зур күләмле проза» (роман, повесть тәрҗемә итү),
  • «Проза җыентыгы» (хикәяләр, эссе тәрҗемә итү),
  • «Шигърият» (шигырьләр, поэмалар тәрҗемә итү),
  • «Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәр»,
  • «Классик» (Башкортстан әдәбияты классигы әсәрләрен тәрҗемә итү).
Ссылка на первоисточник
наверх